Матвеевканың асыл генералы В. Гордов хөрмәтенә музей ачтылар
Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылый. Бәхеткә сугышның нинди зур кайгы булуын без китаплардан укып, өлкәннәрнең сөйләвеннән генә беләбез. Бөек Ватан сугышында миллионлаган совет солдатлары яу кырында ятып калган, исән кайтканнары арасында Иске Матвеевка авылыннан генерал Василий Гордов та бар.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 6 нчы май) Бүген Иске Матвеевка мәктәбендә генерал полковник, Советлар Союзы герое Василий Гордовка багышланган хәрби патриотик музей ачылды. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район Советы депутаты Эдуард Кузнецов, “Калморза” хуҗалыгының идарә рәисе Алмаз Шәрипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев катнаштылар. Хәрби патриотик музейның кызыл тасмасын Алмаз Шәрипов һәм Эдуард Кузнецов кисеп, эчкә уздылар. Биредә Василий Гордов турында фотолар, Новгород өлкәсенең “Үлем даласы”ннан казып алынган сугыш чоры экспонатлары, Иске Матвеевка авылыннан сугышка китеп яу кырында вафат булганнарның, сугыштан кайтып үлгән авылдашларының исем фамилияләре, Әфган сугышында һәм кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларының фотолары һәм алар турында истәлекләр урын алган. Хәрби патриотик музейның оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Алмаз Шәрипов, Эдуард Кузнецов, Роза Вәлиева(мәктәпнең татар теле укытучысы), Надеҗда Казанцева(тарих укытучысы), Светлана Фатыхованы (педагог оештыручы) мәктәп директоры Лилия Миңникаева Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Авылның тарихи музейын оештыруда да мәктәп укытучыларының һәм авылдашларының ярдәме зур булган.
Совет хәрби начальнигы Василий Гордовка генерал-полковник званиесе 1943 елда бирелә. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен генерал ике тапкыр Ленин ордены, өч тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, өч тапкыр беренче дәрәҗәдәге Суворов орденнары, бер тапкыр беренче дәрәҗәдәге Кутузов ордены белән бүләкләнә. Ә 1945 елда аңа Советлар Союзы герое исеме бирелә. Сугыштан соң Волга буе хәрби округында хезмәт итә. Ул сугыштан исән кайтса да, кызганычка каршы, аны халык дошманы дип яла ягып, 1950 елда атып үтерәләр. 1957 елда И.Сталин үлгәч, ул реабилитацияләнә. Ләкин аның турында якты истәлекләр Иске Матвеевка мәктәбендә саклана. Мәктәптә аны соңгы вакытта дөнья күргән язмалар нигезендә гаять үзенчәлекле кеше буларак хәтерлиләр. Ул үз халкына һәм Ватанга хезмәт итү, эшен ярату буенча күпләргә үрнәк булган диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев