Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Махсус хәрби операциядә вафат булган герой Илья Зәйнетдиновның улы туды

Бүген әнисе белән улын бала тудыру йортыннан Ильяның бергә хезмәт иткән хәрби дуслары каршы алды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Нарасый Раштуа алдыннан, ягъни 6 гыйнвар көнне Яр Чаллы бала тудыру йортында дөньяга аваз сала. Һәм бүген кечкенә Михаил өенә кайтты. Геройның улын тантаналы шартларда туганнары, әтисенең хәрби  хезмәттәшләре белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, «Ялкын» яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова, дуслары, волонтерлар каршы алдылар.

Кызганычка каршы, Илья баласының тууына бер ай кала махсус хәрби операция барган зонада геройларча вафат була.

Бала тудыру йортыннан чыкканда төшкән фотоны "Минзәлә-информ"га  волонтер Марина Зәйнетдинова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев