XXX нчы Идел буе регионнарының А. М. Терентьев исемендәге фәнни экологик конференциясендә 8 нче сыйныф укучысы Фаррахова Сәрия 1 нче урынга, ә 7 сыйныф укучысы Якиева Айсылу 3 нче урынга лаек булдылар.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
«Мәгариф» милли проекты кысаларында Габделхай Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбе кабинетлары ремонтланды, математика, информатика һәм табигать фәннәрен укыту, өстәмә белем бирү өчен җиһазлар, кулланма материаллар кайтты.

Проект кысаларында хәзер авыл балалары да заманча таләпләргә җавап бирүче шартларда сыйфатлы гомуми белем алалар һәм республикакүләм олимпиада һәм конференцияләрдә уңышка ирешәләр.
Фәридә Шәрәфетдинова, Югары Тәкермән мәктәбе укытучысы:
—24-26 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында XXX нчы Идел буе регионнарының А. М. Терентьев исемендәге фәнни экологик конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы укучылары һәм Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Владимир өлкәсе, Пенза өлкәсе һәм Пермь краеннан кунаклар катнашты. Конференциядә Казан федераль университетыннан (Фундаменталь медицина һәм биология институты, Экология һәм табигатьтән файдалану институты), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясеннән, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтыннан, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгыннан, «Танкодром» балалар иҗаты үзәгеннән компетентлы жюри эшләде. Безнең укучылар — 8 нче сыйныф укучысы Фаррахова Сария 1 нче урын , ә 7 сыйныф укучысы Якиева Айсылу 3 нче урын алдылар. Кызларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Нет комментариев