Минзәлә АТП сы коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Көн темасы

Минзәлә АТП сы коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

29 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. «Минзәлә АТП» ҖЧҖ дә 51 хезмәткәр эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен быел 17 кеше төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнеп үтелә. Коллектив исә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатына лаек була.

Альбина Секунова АТП предприятиесендә икътисадчы булып хезмәт куя. Биредә 21 ел эшләү дәверендә ул үзен төгәл, тырыш, алдынгы карашлы хезмәткәр буларак танытты. Ул предприятиенең хуҗалык эшчәнлегенә икътисади анализ ясый, җитештерүнең яңа резервларын таба, экономияләүнең өстәмә юлларын эзли, җитештерүнең рентабельлеген күтәрү, көндәшлеккә сәләтле булу, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча чаралар күрә. Матди, хезмәт һәм финанс чыгымнарын исәпләү буенча заманча программалар файдалана.

Альбина Секунова Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри союзының Мактау грамотасы һәм «Роспрофтранснадзор профсоюзына 100 яшь» юбилей медале белән бүләкләнә.

Ремонт-механика мастерское механигы Илмир Гыйләҗев предприятиегә 2005 елда армия хезмәтен тәмамлап кайткач эшкә урнаша. Техникага булган кызыксынуы һәм механизмнарның эшләү рәвешен белү, ватылган техниканы ремонтлый алу кебек армиядә алган күнекмәләре аңа предприятиенең иң җаваплы участогында кирәге чыга. Хезмәт бурычларына җаваплы каравы, эшне аңлап һәм күңел биреп, бөртекләп башкаруы җитәкчелек игътибарыннан читтә калмый — ул бригадир вазифасына билгеләнә.

Илмир Рафик улы предприятиедә ватылган транспортны сыйфатлы һәм чыдам запас частьлар белән төзәтү өчен тиз сафтан чыга торган запас частьләр исемлеген төзи, төрле җитештерүчеләрнең продукцияләрен сынап карый. Нәтиҗәдә, хәзер предприятие иң чыдам һәм кулай бәяле запас частьләр генә файдалана. Шул рәвешле эшкә якын килүе, анализ ясавы ремонтта озак вакыт торучы транспорт санын киметә. Хәзер машина төзек булмау сәбәпле рейсларны кичектерү — предприятиедә бик сирәк күренеш.

Эшне оештыра, коллектив белән эшли һәм мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә алуы нәтиҗәсендә Илмир Гыйләҗев дүртенче разрядлы автослесарьдан механик вазифасына кадәр күтәрелә. Әлеге тырыш белгечнең хезмәте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы белән бәяләнә.

Дилфат Бәдертдинов Минзәлә автотранспорт предприятиесендә хезмәт юлын 2002 елда беренче класслы автобус йөртүче буларак башлап җибәрә. Үзенә тапшырылган транспорт белән оста идарә итүе, линиягә чыгар алдыннан транспортның техник торышын җентекләп тикшерүе, транспорт чарасындагы төзексезлекне мөстәкыйль рәвештә ачыклый һәм төзәтә алудагы һөнәри компетентлыгы, хезмәт вазифаларын үтәгәндә юл йөрү кагыйдәләрен бозмавы җитәкчеклек тарафыннан игътибарга алына һәм 2010 елда Минзәләдә узган парашют спорты чемпионатына хезмәт күрсәтүне ышанып Дилфат Гаязетдиновичка тапшыра.
Тәҗрибәле автобус йөртүчесе пассажирлар белән дә итәгатьле сөйләшә, башкарган вазифасына җаваплы карый, үз алдына куелган бурычларны тиз һәм сыйфатлы итеп башкара. Коллективта хөрмәт казана.

Дилфат Бәдертдиновның хезмәте район башлыгының Рәхмәт хаты, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Транспорт тармагындагы күпьеллык хезмәте өчен ул РФ Транспорт министрлыгының Рәхмәт хатына ия була.

Ринат Ганиевның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә язма: Минзәлә автотранспорт предприятиесе. Монда ул 40 елдан артык хезмәт куя. Аның нәтиҗәле хезмәте ТРның беренче Президенты Минитимер Шәймиевның Мактау грамотасы белән билгеләп үтелә. Алберт Каюмов предприятиедә эшчәнлеген 1981 елда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрендә башлый. Транспорт тармагындагы уңышлары өчен ул РФ Транспорт министрлыгының «Мактаулы автотранспортчы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Рамис Әгъзәмов бүген дә әле предприятиенең алыштыргысыз автобус йөртүчесе. 2018 елда аңа «ТР ның атказанган транспорт хезмәткәре» дигән исем бирелә.


Нет комментариев