Минзәлә районы вәкилләре дәрәҗәле театр конкурсында катнаша
Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрында Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXVI төбәкара конкурсының зональ туры узды. Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры жюри һәм тамашачылар хөкеменә «Олы юлда минем күзләрем» (автор — Гөлшат Мөхәммәдишина) драмасын тәкъдим итте.
— Әсәрнең сюжеты шәфкатьлелек йортында гади кешеләрнең тормышы турында. Спектакль гаилә, ялгызлык темаларын күтәрә һәм үз якыннарыңа мөһим сүзләрне вакытында әйтә белергә кирәклеген искәртә, — дип билгеләп үтте халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева.
Тамашачылар спектакльне җылы кабул иттеләр, ә жюри актерларның осталыгын һәм режиссерлык эшен югары бәяләде.
10 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр барган зона турлары нәтиҗәләре буенча катнашучылар 9-14 ноябрьдә Казанда Кариев театры сәхнәсендә чыгыш ясау өчен сайлап алыначак. Элегрәк зона турларының берсе Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә узды, дип язган идек. Үзләренең иҗатларын Актаныш, Мөслим, Түбән Кама районнарының халык театрлары тәкъдим иттеләр.
Нет комментариев