Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә гармунчылары регионара «Яшәсен гармун, тальян моңнары» гармунчылар җыеныннан җиңү белән кайтты

Җыен Актаныш районы Иске Сәфәр авылында узды.

 

(Дифиза Нуриева, "Минзәлә -информ")

Авылның Сабантуй мәйданына Казан шәһәреннән, республиканың Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Ютазы, Сарман, Ютазы, Түбән Кама, күрше Башкортостанның Октябрьск, Чакмагыш, Ярмәкәй районнарыннан, Удмуртиянең Сарапул шәһәреннән гармунчы- осталар җыелды.

Җыенда Минзәлә шәһәреннән  атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фәхретдинов җитәкчелегендә "Дуслык" ансамбле белән Илдар Шамсемухаметов җитәкчелегендә Татар Мошегесе авылыннан"Яшь бөреләр" курайчылар ансамбле катнашты. "Дуслык" ансамле 1нче урынны, ә "Яшь бөреләр" ансамбле 3 урынны яулады. Гармунчылар җыенга төшәр алдыннан парадтта катнашып, авыл урамнары буйлап гармун тартып, җырлап, биеп уздылар.

Фестивальнең иң югары ноктасы, "Гармун тартыш" бәйгесе.

Әлеге бәйгедә оста баянчыбыз Данир Фәхретдинов катнашып җиңү  яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев