Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен республика семинары узды

Семинарның темасы — «Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру».

Семинарга килүчеләр, укучылар белән бергә, төрле кул эшләренә багышланган мастер-классларда катнаштылар. Үзләренә бүләккә ат елына багышланган яңа ел фигураларын бизәделәр, төсле ташлардан йөзек, алкалар, кар бөртекләре ясадылар. Семинарда районыбызның төрле мәктәпләреннән 8 укытучысы мастер- класс күрсәтте.

КФУ доценты Мөгьтәсимова Гөлназ, ассоциация җитәкчесе Фәттәхова Рузилә телемост аша чыгыш ясадылар.

Семинар гимназия укытучылары һәм укучыларының татар теле укытучысына багышланган театр күренеше белән башланып китте һәм Айрат Шамсның «Узем кайтмасам, хатым кайтып җитәр» исемле сәхнәләштерелгән күренеше белән тәмамланды.

Семинарга килгән укытучылар, үзләренең эшендә куллану өчен бик күп кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алып киттеләр, дип хәбәр итә "Минзәлә-информ"га гимназиядән укытучы Гүзәлия Хамматова.

Фотолар гимназия архвыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев