Минзәлә ярминкәсендә табигый яктан чиста һәм консервантлар кушылмаган товарлар сатыла
Көн темасы

Минзәлә ярминкәсендә табигый яктан чиста һәм консервантлар кушылмаган товарлар сатыла

Шуңа күрә район һәм шәһәр халкы һәр ярминкәне көтеп ала.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Минзәләдә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чираттагы бәйрәм ярминкәсе үтте. Район хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ЛПХ), эшмәкәрләр үз хуҗалыкларында җитешетерлгән экологик яткан чиста — натураль товарлар белән сәүдә итте. Гадәттәгечә, сыер итен һәм балыкны халык чират торып алды. Ит сату 5 ноктада оештырылган иде. Сыер итенең килограммы 470 сумнан башлап 560 сумга кадәр иде. 

Урыс авыл җирлегеннән Фазыл Маулин ярминкәдә сыер ите белән сәүдә итте.

—Ярминкәне без дә, сатып алучылар да көтеп ала. Бүген ярты түшкә мал ите алып чыктык. Яртысын авылда ук сатып алып бетерделәр. Ярминкәдә дә үз клиенталрыбыз бар. Алар безнең килгәнне көтеп тора. 

Юртау авыл җирлегеннән Ирек Хамматов та шәхси ярдәмче хуҗалыгында үстерелгән яшь мал итен алып килгән иде:

—Бүген ярминкәгә үзем генә чыкмадым. Өч улым һәм киленем дә чыкты. Алар хуҗалык эшендә минем төп ярдәмчеләрем булып торалар. Әйе, иткә сорау бар. Даими клиентларыбыз килгәнне көтеп тора. Вакыт сигез тулып кына килә, инде бер түшкә мал ите сатылып бетте дияргә була, бер арт бот кына калып килә. 

Авыл җирлекләре исә каз, үрдәк, индоутка, куян ите, яшелчә, пешкән ризыклар белән дә сәүдә итте. Каз итенең бер килограммы 550-600 сум, копченый каз ите — 1100 сум (кг), какланган каз ите — 1000-1400 сум (кг), индоутка — 500 сум (кг), куян ите — 400-500 сум (кг). 

Умарта үрчетүчеләр исә бал һәм башка товарлар белән сәүдә ите. Балның бер литры — 400 сум. Урман хуҗалыгы минзәләлеләргә агачтан эшләнгән матур шкатулкалар, юкә мунчалалары һәм утын тәкъдим итте.

Ярминкәдә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, шәхси затлар исә кул эшләнмәләре белән сәүдә итте.

Юшады авыл җирлегеннән «С.Осипов» шәхси ярдәмче хуҗалыгы исә вакуммланган, киптерелгән сарымсак алып чыккан иде ярминкәгә.

Ярминкәгә килүчеләр товарларга бәяләрнең кибетләргә караганда очсызрак булуын гына түгел, ә ул товарларның үз районыбыз җирләрендә, хуҗалыкларында экологик яткан чиста, консервантларсыз җитештерелүен дә билгеләп үттеләр. Бу иткә һәм сөткә генә кагылмый. Бәйрәм ярминкәсендә Минзәлә районы Калморза хуҗалыгы җирләрендә үстерелгән көнбагыштан ясалган май да сатып алырга мөмкин иде. 

Шулай ук чикләвек, җимеш, сыр һәм колбаса эшләнмәләре белән сәүдә итүчеләр дә бар иде. 

Ярминкә белән район башлыгы Айдар Салахов та танышып чыкты, хөрмәтле хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләрләре райондашларга бәйрәм кәефе тудырды — ярминкәдә матур җырлар яңгырап торды.


Нет комментариев