Бәйрәм тарихы 1980 елга барып тоташуга карамастан, Россия киносы көнен чагыштырмача күптән түгел генә актив бәйрәм итә башладылар.
27 августта Россия киносы көне — профессиональ кинематографистлар һәм Россия киносын яратучылар бәйрәме билгеләп үтелә.
— Әлеге искиткеч бәйрәм уңаеннан без Муса Җәлил исемендәге паркка «Зәңгәр экран артында» дигән сораштыру белән чыктык. Акциядә шәһәребездә яшәүчеләр һәм кунаклар катнаштылар. Алар зур кызыксыну үзебезнең фильмнардан кадрларны, шулай ук киногеройларның канатлы гыйбарәләен тануга бәйле биремнәрне чиштеләр, — дип хәбәр иттеләр «Минзәлә-информ» га үзәк китапханә хезмәткәрләре.
Нет комментариев