Минзәлә Клиентлар хезмәте Яңа елга үз бинасын танылган әкиятләр мотивлары буенча бизәде
Көн темасы

Минзәлә Клиентлар хезмәте Яңа елга үз бинасын танылган әкиятләр мотивлары буенча бизәде

Тәрәзә төпләрендә барыбызга да кечкенәдән үк таныш әкият персонажлары урын алды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Быел РФ Социаль фондының Минзәлә районындагы Клиентлар хезмәте үз бинасын Яңа елга танылган әкиятләр мотивлары буенча бизәде.

— Безнең коллектив Яңа ел бизәлешенә һәр елны креатив яктан килә. Быел да киңәшләштек тә, әкияти элементлар кулланырга булдык. Бөтен коллектив белән өйдән уенчыклар алып килдек, гирляндалар элеп куйдык, Яңа ел чыршысын бизәп куйдык. Бинабыз яныннан үтеп йөрүче шәһәрдәшләр безнең идеяны хуплап кабул итерләр, дип ышанып калам, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева.

Алар бинасындагы берничә тәрәзә төпләре Шарль Перроның «Золушка», Ганс Христиан Андерсенның «Дюймовочка», Э. Гофманның «Щелкунщик һәм тычканнар короле», Самуил Маршакның «12 ай», «Морозко» рус халык әкияте мотивлары буенча композицияләр белән бизәлгән. 

Боларга өстәп, тәрәзә төпләрен Яңа ел бүләкләрен, Яңа елга бизәлгән урамны тасвирлаган искиткеч композицияләр дә бизәп тора. 

Тагын бер тәрәзә төбендә Көнчыгыш гороскобы буенча Ел символлары урын алган. Әлеге матурлыкны үз куллары белән Клиентлар хезмәтендә эшләп лаеклы ялга чыккан элеккеге хезмәттәшләре Тамара Гермак ясап биргән. 

— Райондашларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, барыбызга да бәхет-шатлык, корычтай ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлектә-муллыкта яшәүләребезне телибез. Алдагы ел барыбызга да яхшылык алып килсен, — дигән теләкләрен теләкләрен җиткерә Клиентлар хезмәте коллективы.


Нет комментариев