Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәдәни мирас йортында яңа проектлар – рубрикалар башлап җибәрәләр

Узган елны үз ишекләрен ачып җибәргән Минзәлә мәдәни мирас йорты үз эшчәнлеген тагын да киңәйтә бара.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Быелдан биредә даими рәвештә ике яңа проект-рубрикалар башлап җибәрәләр.

- Әлеге рубрикаларның берсе – “Әйтер сүзем бар” дип атала. Аның кысаларында районыбызның язучы-шагыйрьләре, композиторлары һ.б. талантлы шәхесләренең иҗат кичәләре үткәрелеп торачак. Районыбызда безнең өчен хөрмәтле, кадерле, бик зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, эштә тырышып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булучы шәхесләр бик күп.  “Асыл зат” дип аталган икенче проектыбыз кысаларында  без шушындый шәхесләр белән очрашулар үткәреп торачакбыз, - диде мәдәни мирас йортында даими рәвештә милли рухтагы чаралар үткәреп торучы Роза Фәхретдинова.

“Әйтер сүзем бар” рубрикасы кысаларында беренче очрашу Яңа Мәлкән авылында яшәп иҗат итүче талантлы шагыйрә Зөләйха Гыйләҗева белән үткәрелде.

“Йөрәк хисем белән сугарылган энҗе чәчтем бөртекләп... “, - дип аталган әлеге чара шигърияткә һәм моңга бай булды.  Кичәне Алсу Хаҗипова һәм Гөлназ Сәгъдиева алып бардылар. Тамашачылар хозурына Зөләйха ханым башкаруындагы,  шулай ук Раушания Гимаева-Титова, Наҗия Пучкова,  Мөслимә Гайниева, Рәйсә Шигапова һәм Гөлнара Гайсина, Рифнур Кәбиров, Лениза Якиева чыгышлары тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев