«Минзәлә батыры» көрәш залы җитәкчесе, тренер Рәмзил Бәдриев татарча көрәшне популярлаштыру өчен төрле формалар уйлап таба.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Көрәш техникасы серләренә өйрәнүнең бер формасы ул- манекен белән терәшү. Көрәшкә яңа йөри башлаган балаларның осталыгын күтәрү өчен менә шундый ярыш уйлап тапкан Рәмзил абыйлары.
Хәтта җиңүчеләрне бүләкле итәр өчен Салават абыйлары Биҗановны чакырган.
Җиңү өчен әлләни күп кирәк түгел- биш тапкыр техник яктан дөрес итеп манекынны келәмгә сылау. Биш мөмкинлек бирелә. Иң югары бәя- бишле.
Салават Биҗанов менә нәрсәләр сөйләде безгә:
— Көрәшүне Сабантуйдан башладым. Өметле дип әйткәч, Рәмзил абыйга тренировкаларга йөри башладым. Чемпион дәрәҗәсенә ирешмәсәм дә физик яктан чыныгу өчен шәп мәктәп булды.
Салават Биҗанов әтиләре сугыш кырында булган малайларга физик яктан үзләрен ныгыту өчен акчалата ярдәм дә күрсәтте.
Манекенкынны биш тапкыр атудан максималь очко туплаучылар җиңүче дип табылды. Хәер, киң күңелле Рәмзил абыйлары, Салават Биҗанов ярдәме белән, ярыш- тренировкага килгән 48 баланың берсен дә бүләксез калдырмады.
Нет комментариев