Минзәлә медицина училищесы тулай торагы хезмәткәрләре һәм студентлары хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләде
Көн темасы

Минзәлә медицина училищесы тулай торагы хезмәткәрләре һәм студентлары хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләде

Бу изге эшкә студентларның әти-әниләре дә теләп кушылды.

Минзәлә медицина училищесы тулай торагы хезмәткәрләре Хуҗина Гөлназ, Бораева Любовь, Маннапова Гөлсина мөдир Әхмәтшина Динара Петровна һәм училище китапханәсе мөдире Кәримова Илсөяр Кашбиевна җитәкчелегендә токмач әзерләделәр. Бу эшкә студентлар — Салахова Алия һәм Исмәгыйлова Нурия дә үз өлешләрен кертте. 

Тулай торак мөдире Динара Әхмәтшина:

-Студентларның әти-әниләре токмач басу өчен он һәм йомырка белән ярдәм иттеләр. Токмачны 80 йомыркага бастык. Шулай ук күп кенә студентлар өйдән әниләре басып, әзерләп җибәргән токмач та алып килгәннәр иде. Барысы да «Ялкын» яшьләр үзәгенә тапшырылды.


Нет комментариев