«Минзәлә» - «Мензеля» газетасын укучы Радис Гайнетдинов телевизор иясе булды
Көн темасы

«Минзәлә» - «Мензеля» газетасын укучы Радис Гайнетдинов телевизор иясе булды

Газета апрель аеннан килә башласын өчен унынчы мартка хәтле почтага, яисә «Кырык тартма»га килеп язылыгыз.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Газета-журналларга язылу кампаниясе үткән саен ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте елга ике тапкыр кыйммәтле призлар уйната.
ТАТМЕДИА чыгарган газета-журналларга( берсе район газетасы булырга тиеш) язылган һәркем лотерея уенында катнаша ала. Биштән артык басмага язылучылар тагын бер уенда катнаша.

Минзәлә төбәге отышларга бәхетле. Район газетасын укучы якташларыбыз һәр ярты елда призлы булалар.

Бу юлы бәхет эшмәкәр Гайнетдиновлар гаиләсенә елмайды.Алар хакында тулырак газетабызның киләсе санында язарбыз.
Район газетасына язылыгыз, укыгыз, кыйммәтле бүләкләр отыгыз!!!


Нет комментариев