Минзәлә педагогия көллиятенә укырга керергә теләүче абитуриенталар мәгълүмат системалары һәм программалаштыру белгечлегенә өстенлек бирә
Көн темасы

Минзәлә педагогия көллиятенә укырга керергә теләүче абитуриенталар мәгълүмат системалары һәм программалаштыру белгечлегенә өстенлек бирә

Быелгы уку елында әлеге уку йорты дүрт белгечлек буенча 100 бюджет урынына студентлар җыя.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең кабил итү комиссиясе сәркатибе Гөлназ Талипова хәбәр иткәнчә, алдагы еллардагы кебек быел да абитуриентлар арасында мәгълүмат системалары һәм программалаштыру белгечлегенә кызыксыну зур. Әлеге бүлектә укучылар өчен быел 25 бюджет урын каралган. 

Шунысы сөенечле: заман таләп иткән һөнәрләр белән беррәттән укытучы һөнәре дә үсеп килүче буын арасында популярлыгын югалтмый. Башлангыч сыйныфларда белем бирү белгечлегенә дә абитуриентлар арасында гариза бирүчеләр шактый — 25 бюджет урын тулыланып килә. 

Алдагы елларда абитуриентлар физик культура белгечлегенә зур кызыксыну белдергән булсалар, быел бу бүлеккә студентлар җыю сүлпәнрәк бара. Физкультура укытучылары өчен дә 25 бушлай урын әзерләп куйган педагогоия көллияте. 
Шулай ук балалар бакчаларында тәрбияче булып эшләргә хыялланган абитуриентлар өчен дә көллияткә юл ачык. 
Бюджет урыннардан тыш, һәр белгечлек буенча өстәмә рәвештә тагын бишәр түләүле урыннар да бар. Иң мөһиме — 15 августка кадәр булачак һөнәреңне сайлап, документларыңны гына алып килеп җиткер.

Абитуриентларның географиясенә килгәндә, иң күбе, әлбәттә инде Минзәләнең үзеннән, Актаныш, Кукмара, Мамадыш, Биектау, Сарман, Мөслим районнарыннан һәм Чаллыдан килүчеләр дә бар. Беренче курска керүчеләр тулай торак белән тәэмин ителә. 

Быелгы кабул итү кампаниясенең тагын бер яңалыгы — ул махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның балаларын үзләре белем алырга теләгән уку йортына беренчел чиратта кабул итү. Әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт итүче 4 абитуриент педагогия көллиятенә гариза калдырган инде. Аларның 3се — Минзәлә районыннан, 1 се — Югары Ослан районыннан. 

Педагогия көллияте алдагы еллардагы кебек, психологик-педагогик юнәлеш буенча белем бирүче 7нче сыйныфка да укучылар туплый. 

Әлеге уку йортында читтән торып уку юк.


Нет комментариев