Минзәлә педагогия көллиятендә М.Җәлил исемедәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды
Көн темасы

Минзәлә педагогия көллиятендә М.Җәлил исемедәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Быел ул 12 нче тапкырын үткәрелде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Республикабыз педагоглары катнашында узучы әлеге конференциянең быелгы темасы гаилә белән бәйле. Төгәлрәк итеп әйтсәк, балалар тәрбияләүдә белем бирүче уку йортлары белән гаилә партнерлыгы, бердәмлеге. Укытучылар чыгышларында шул юнәлештәге эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Конференция көллият студентларының гаилә темасына багышланган театральләштерелгән тамашасы белән башланып китте. Кунакларны сәламләү өчен сүз көллият директоры Ренат Ибраһимовка бирелде.

—Конференция Муса Җәлил исемендәге дип аталса да, без аның темаларын ел саен үзгәртеп торабыз. Быелгысы исә — гаилә темасы. Бүгенге көндә гаилә кыйммәтләре, традицияләре төшенчәсе бик тә актуаль. Күпләребез ишетеп, күреп тора: кайбер Европа илләрендә бер җенестән булган гаиләләр корырга рөхсәт ителә, әти һәм әни урынына беренче ата-ана, икенче ата-ана төшенчәсе кулланалар. Бу башка сыймаслык хәл. Шуңа күрә традицион гаилә кыйммәтләре төшенчәсе безнең өчен бик мөһим. Һәм без — укытучылар, тәрбиячеләр, җитәкчеләр һәм ата-аналар әлеге кыйммәтләрне балага кечкенә вакыттан ук аңлатып барабыз, үзебез бу юнәлештә үрнәк булабыз икән — эшебезнең нәтиҗәсе әлбәттә, булачак, — диде ул үз чыгышында. 

Конференция барышында 20 дән артык педагогның чыгышы тыңланды. Педагогия көллияте психологы Гөлфинур Нуретдинова исә килгән кунаклар белән «Гаилә кыйммәтләре» дигән тренинг уздырды. Конфренциядә чыгыш ясаучылар ТР Мәгариф министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

Лилия Гайнуллина, Минзәлә шәһәрендәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы: 

—Мин конференциядә"Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасына чыгыш ясадым. Кеше язмышында иң мөһим, кирәкле, аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Безнең, педагогларның, төп бурычы ата-ана белән берлектә һәр баланы шәхес итеп тәрбияләү. Балага дөрес тәрбия бирү бик авыр хезмәт. Монда ата-аналар һәм балаларның бердәм эшчәнлеген оештыру зур роль уйный. Сыйныф җитәкчесе буларак, мин үземнең сыйныф, ата-аналарның нәрсәгә сәләтле икәннәрен бик яхшы беләм. Алар белән берлектә сәяхәт,экскурсия,мастер класслар оештырабыз. Тәрбия берьяклы гына була алмый. Мәктәп һәм гаилә кулга кул тотынып эшләсә, балага бердәм таләпләр куелса, тәрбия эше уңышлы була дип саныйм.


Нет комментариев