Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның беренче бәйрәме — 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Чәчәкләргә һәм елмаюларга бай әлеге халыкара бәйрәм матурлыкны, мәхәббәтне һәм язның килүен белгертә.
Хатын-кыз тырышлыгы белән гаилә, балалар, йорт кебек кыйммәтләр какшамас булып кала. Сез өй учагын саклыйсыз һәм бу дөньяны тагын да матуррак һәм игелеклерәк итәсез. Сез өй мәшәкатьләрен һөнәри эшчәнлек белән бергә алып бару ирешү сәләтенә ия булуыгыз белән сокландырасыз, районыбыз һәм республикабыз үсешенә зур өлеш кертәсез, бизнеста, иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади эшчәнлектә һәм җәмгыятьнең мәдәни тормышында уңышларга ирешәсез.
Күңелегездә һәрвакыт яз чәчәк атсын, бәхет-шатлык, мәхәббәт һәрвакыт сезгә юлдаш булсын! Бу искиткеч бәйрәмнең җылы атмосферасы йөрәкләрегезне җылытсын! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, куанычлар теләп калам!
Айдар Салахов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев