Минзәлә районы башлыгының 1 сентябрь — Белем көне белән котлавы
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгының 1 сентябрь — Белем көне белән котлавы

Кадерле укучылар, студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!

Сезне чын күңелдән Белем көне һәм уку елы башлану белән котлыйм! 

1 сентябрь — укыган, укучы һәм укыткан һәркем өчен кадерле бәйрәм. Бу чираттагы уку елының башы, димәк, алда яңа казанышлар һәм җиңүләр юлында күп эшләр көтә. 

Безнең беренче сыйныф укучылары тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр, чыгарылыш сыйныф укучыларын мөстәкыйль тормыш алдыннан йомгаклау этабы көтә. Һәр укучы белем баскычының югарырагына күтәрелә. Балалар белән бергә әти-әниләр, әби-бабайлар да дулкынлана. 

Яңа уку елы тирән белем, мавыктыргыч ачышлар, иҗат шатлыгы алып килсен. Беренче сыйныф укучыларыбызның белемгә юллары якты һәм шатлыклы булсын. Бу уку елы сезнең барыгыз өчен дә яңа үрләрне яулауга этәргеч булсын! Яңа белемнәргә омтылыгыз, бүгенге көндә мәгариф тормышта уңышка ирешүнең нигезе икәнен истә тотыгыз. 

Яңа уку елында сезгә иң яхшы теләкләр! Яңа уку елы һәркем өчен кызыклы һәм уңышлы булсын, ачышлар һәм яңа казанышлар шатлыгы алып килсен! Бәхет, сәламәтлек, укуда һәм хезмәттә алга таба да уңышлар телим! 

Айдар Салахов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы


Нет комментариев