13 октябрь — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Сезнең фидакарь хезмәтегез зур җаваплылык таләп итә һәм иң тирән хөрмәткә лаек.
Районыбызда һәрчак ипигә бәяне белдек, җирдә эшләдек һәм бу эшне яраттык. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте һәрвакыт өстен, мактаулы, хөрмәтле булды.
Сезгә чын күңелдән югары күрсәткечләргә ирешүегезне, билгеләнгән планнарыгызның үтәлүен, иртәгәгесе көнгә ышаныч, шулай ук сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Айдар Салахов,
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев