Минзәлә районы басуларыннан 45762 тонна ашлык җыеп алынды
Көн темасы

Минзәлә районы басуларыннан 45762 тонна ашлык җыеп алынды

Иң зур җитештерүчәнлек «Мензелинские зори» агрофирмасында — 16961 тонна.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларынан күренгәнчә, үткән көндә 836 гектарда игеннәр җыеп алынды.

Комбайннарның җитештерүчәнлеген күтәрергә яңгырлардан соң шаулап күтәрелгән чүп үләне комачаулый. Агрофирмаларда хәрәкәт бар, ә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм башка вак җир биләүчеләр әлегә басуларга керә алмыйлар.

Бүгенге көндә бөртеклеләрнең 32,1 проценты җыеп алынды.

 


Нет комментариев