Минзәлә районы делегациясе Яңа Кормаш авылында кунакта булды
Хуҗалар бай мәдәни программа әзерләделәр
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы Ветераннар советы, район мөслимәләр җәмгыяте активы, һәм "Мөшеге чишмәләре" халык фольклор коллективы Актаныш районы Яңа Кормаш авылында кунакта булды.
"Дуслык күпере..." дип исемләнгән очрашу кормашлыларның Минзәләгә кунакка килүләренә җавап визиты булды.
Минзәләлеләрнең Яңа Кормаш белән танышуы авылның мәчете, музее һәм китапханәсе фельдшер-акушер пункты белән танышудан башланды.
Очрашуның төп өлеше мәдәният йортында булды. Бәйрәм җыр, нәфис сүз, мөнәҗәтләр һәм биюләр белән үрелеп барды.Шулай ук мул өстәлләр дә әзерләнгән иде.
Кичәне оештыручы һәм төп алып баручы, элекке авыл җирлеге башлыгы, хәзер инде авылның аксакалы Рәсүл Газиз улы Харисов булды. Очрашуга Актаныш районы Ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев үзенең тормыш иптәше белән, шулай ук район мөслимәләр берлеге вәкилләре, тагын күп өлкән яшьтәге кунаклар килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев