Минзәлә районы делегациясе Татарстан Рәисенең тантаналы кабул итүендә катнашты
Көн темасы

Минзәлә районы делегациясе Татарстан Рәисенең тантаналы кабул итүендә катнашты

Районның ике җирлеге башлыкларына эш автомобильләре тапшырдылар

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова һәм Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов исеменнән кабул итү мәҗлесендә катнаштылар. 

— Урыс һәм Тауасты Байлар авыл җирлекләре башлыкларына автомобильләр тапшырдылар. Коллегаларымны котлыйм һәм районыбыз мәнфәгатьләрендә хезмәт итүне дәвам итүләрен телим!, — дип хәбәр итә үзенең ВК дагы рәсми аккаунтында Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов.


Нет комментариев