Минзәлә районы мари ансамбльләре Семык бәйрәмендә дипломнар белән бүләкләнделәр
Көн темасы

Минзәлә районы мари ансамбльләре Семык бәйрәмендә дипломнар белән бүләкләнделәр

Республикакүләм бәйрәм Кукмара районында узды

Минзәлә районы халыклар ассамблеясы мари милли общинасы Семык — 2025 бәйрәмендә катнашты.

Үз чыгышларын «Мари Кас», «Ложкари» ансамбльләре тәкъдим иттеләр.

— Фестиваль нәтиҗәсендә «Мари Кас» халык фольклор ансамбле, «Ложкари» ансамбле дипломнар белән бүләкләнделәр. Шулай ук Калтак мәдәният йорты мөдире Владимир Абдулгараев Татарстан Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасына лаек булды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» на Минзәлә районы Мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова.


Нет комментариев