Минзәлә районы сәхнә ветераннары Чаллыда үткән «Балкыш» («Сияние») ветераннар фестиваленең сайлап алу турында катнаштылар
Көн темасы

Минзәлә районы сәхнә ветераннары Чаллыда үткән «Балкыш» («Сияние») ветераннар фестиваленең сайлап алу турында катнаштылар

Фестивальнең сайлап алу турында барлыгы 8 район чыгыш ясады.

Безнең районнан фестивальдә 81 сәхнә ветераны үзләренең чыгышларын күрсәтеп дипломнар белән бүләкләнеп кайттылар. Җырга, биюгә, нәфис сүзгә оста сәхнәбез ветераннары чыгыш ясады һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Алар арасында районыбызның йөзек кашы булган халык «Ветераннар» хоры, җитәкчесе Данир Фахретдинов, «Мөшеге чишмәләре» халык фольклор коллективы, җитәкчеләре Әлфия белән Индүс Әхмәтовлар, Коноваловкадан «Хатирә» вокаль ансамбеле, җитәкчесе Сәрия Билалова, авыл мәдәният хезмәткәрләренең «Чишмә» бию коллективы, җитәкчеләре Лилия Гыйбадуллина, Тауасты Байлар мәдәният йортында эшләп килүче «Нур» халык театры, җитәкчесе Мөслимә Гайниева һәм районыбыз горурлыгы булган «Минзәлә бөркетләре» гармунчылар ансамбле, җитәкчесе Данир Фахретдинов бар.

Аерым чыгыш ясаучыларыбыз: Кадрәктән Фархенур Чернышова — моңлы җыры, Мәлкәннән Зөләйха Гыйләҗева — үзенен шигыре һәм жыр, авыл хуҗалыгы техникумыннан Гөлсинә Рәҗәповалар — нәфис сүз остасы буларак бик уңышлы чыгыш ясадылар. Тамашачылар чыгышларны бик җылы каршы алдылар һәм барлык катнашучыларыбыз да жюри тарафыннан югары бәя алдылар.

Фиразия Сафиуллина, Ветераннар советы җитәкчесе:

-Фестивальдә катнашучыларыгыз тәмле өчпочмаклар белән чәй эчәрләр, жюрига Минзәлә чәкчәге — күчтәнәч алырсыз — дип, районыбызның автотранспорт җитәкчесе Рамиль Габделхак улы Каримов акчалата ярдәм күрсәтте. Аңа барлык катнашучылар исеменнән, шәхсән Ветераннар советы исеменнән чын күңелдән рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә.
Җиңүчеләребез Казанда чыгыш ясарлар дигән теләктә калабыз.


Нет комментариев