Әлеге имтиханнар әлегә «пробный» гына. Чын имтиханнар ике айдан соң башлана.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Иң озын чирекне артта калдырып, мәктәп укучылары язгы каникулга туктады. Ләкин 9нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына каникулда иркенләп ял итү бик тәтеми — укудан бушаган ял көннәрендә алар ОГЭ һәм ЕГЭга әзерләнә, әти-әниләре белән бергә имтихан тапшыра. Ике айдан соң башланачак дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре өчен укучылар, укытучылар белән беррәттән әти-әниләр дә борчыла. Әлбәттә, үзләре мәктәптә укыган дәвердә ОГЭ тапшырмаган ата-аналар өчен мондый имтиханнар яңалык булып тора. Гимназия базасында районда татар телен сайлаган укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «пробный» имтихан бирү оештырылган иде.
Барысы да чын имтихан тапшыргандагыча: укучылар да, әти-әниләр дә металл эзләгеч аша уза, имтиханга бары тик ике кара ручка, паспорт, су, шоколад кына алып керергә рөхсәт ителде. Соңыннан имтихан тапшыручылар махсус кодлар, ягъни татар телен нинди төркемдә үзләштерүнә карап, 3 төркемгә бүленеп кабинетларга таралашып, имтихан биремнәрен башкарырга кереште.
Нәсимә Шаһиева, милли мәсьәләләр буенча район мәгариф бүлеге методисты:
—Быелгы уку елында безнең районда 9нчы сыйныфны 300 бала тәмамлый һәм аларның барысы да сайлап алу имтиханнарын тапшыралар. Чыгарылыш укучылары, нигездә, имтихан сайлаганда өстенлекне информатика белән географиягә бирәләр. Быел безнең районда татар теленнән имтиханны 8 бала сайлады. Бүгенге «Әти-әниең белән имтихан тапшыр» акциясендә без әти-әниләргә татар теленнән имтихан бирүнең катлаулы һәм авыр түгеллеген практикада күрсәтеп үттек. Тырышып укысаң, әзерләнсәң, имтиханны яхшы балларга бирергә мөмкин. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы уку елы башында ук татар теленнән имтихан бирү өчен 20 вариант әзерләп җибәрәбез дигән иде, хактан да ул вариантлар килде. Укучылар укытучылары белән шул вариантлардагы биремнәр буенча әзерләнәләр. Имтиханда шул 20 вариантның берсе эләгәчәк.
Рузәл Хәйретдинов, Хуҗәмәт мәктәбе укучысы:
—Мин татар телен үземнең туган телем булган өчен сайладым. Һәм имтихан нәтиҗәләрем дә яхшы булыр дип ышанам. Укытучым Гөлчәчәк Габбасовна белән бергә мәктәптә дә шөгыльләнәм, өйдә дә татарча китаплар укыйм, өстәмә мәгълүмат алам.
Роза Вәлиева, Матвеевка мәктәбе татар теле укытучысы, рус төркемендә балаларга татар теле укыта:
—Һәр ел саен укучыларым татар телен сайлый. Быел да әлеге фәннән тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 3 укучы имтихан бирә. Балалар татар телен теләп өйрәнәләр. Аларга авыр бирелгән биремнәрне бергә эшлибез. Укучылар татарча сөйләшмәсәләр дә, телне яхшы аңлыйлар. Имтиханны да уңай билгеләргә тапшырырлар дип өметләнәм.
Гөлия Гайниева, укучының әнисе:
—Кызым Илүзә гимназиянең 9нчы сыйныфында белем ала. Татар теле фәнен үзе сайлады. Без өйдә дә татарча сөйләшәбез, татарча китаплар укыйбыз. Татар теле буенча олимпиадаларга да йөри, призер булды. Тырыша. Татарча белгән, татарча сөйләшкән гаиләдә имтихан бирү өчен татар теле фәнен сайларга мөмкин. Имтихан биремнәрен авыр дип әйтмәс идем.
Гөлчәчәк Мортазина, укучының әнисе:
—Кызым Алинә 3нче урта мәктәптә татар төркемендә укый. Өйдә дә татарча сөйләшергә тырышабыз, татарча концертларга, театрларга йөрибез, телевизорда барган татарча фильм һәм тапшыруларны карыйбыз. Аңа татарча сөйләшү бик ошый. Татар теленнән имтиханны да үз теләге белән сайлады. Имтиханга әзерләнүдә үзем дә ярдәм итәм, сорауларга дөрес җавап бирә, биремнәрне аңлый.
Нет комментариев