Минзәлә районы ЗАГСында 67 яшьлек кәләш никахын законлаштырган
Көн темасы

Минзәлә районы ЗАГСында 67 яшьлек кәләш никахын законлаштырган

2023 елда законлы рәвештә районда гаилә корган иң өлкән кияү исә — 64 яшьтә булган.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кемнәрдер үзенең мәхәббәтен соңлап кына таба һәм гаилә корып җибәрә. Күп еллар язылышмыйча гына бергә торган, бала табып үстергән гаиләләр дә соңрак үз никахларын законлаштырырга карар кыла. 

Район ЗАГС бүлегенең "Минзәлә-информ"га биргән мәгълүматлары буенча, 2023 елда ЗАГСта үз никахын законлаштырган иң өлкән кияү 64 яшьтә, ә иң өлкән кәләш исә 67 яшьтә булган.


Нет комментариев