Минзәлә районында балыкчыларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар
Көн темасы

Минзәлә районында балыкчыларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар

Кыш көне балык тоту – күпләрнең яраткан шөгыле генә түгел, ә тиешле кагыйдәләрне үтәмәгәндә, фаҗигале очракларның сәбәбе дә булып тора.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Сулыклар чагыштырмача яңа гына боз белән каплана башласа да, балыкчылар елга һәм күлләргә төшә башладылар инде. Боз өстендә фаҗигаләргә юл куймау максатыннан балыкчылар белән аңлату эшләре алып барылды. Яңа Мәлкән авылы янында башланып, Дәвек авылы янындагы утрауларга кадәр территориядәге үткәрелгән рейдта Минзәлә районы башкарма комитеты административ комиссиясенең баш белгече Розалина Латипова, полиция өлкән участок уполномоченные Ришат Шайахметов, МЧС вәкилләре катнашты. 

— Балыкчыларны түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз: боз өстендә хәрәкәт иткәндә, үзегез белән булган йөкне һәрвакыт кичекмәстән ташлап калдырырга әзер булыгыз; һәрвакыт кул астыгызда бау тотыгыз; бәке янында такта яки зур ботак тотыгыз; утраулар арасында боз һәрвакыт куркыныч, ярдан ерак балык тотмагыз; бик кирәк булганда куркыныч урыннарны саклык чараларын кулланып кына узыгыз, шуып баручы адым белән хәрәкәт итегез; өзелгән бозга сикермәгез, ул сезнең авырлыгыгызны күтәрәлмичә кире әйләнергә мөмкин, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Минзәлә районы башкарма комитеты административ комиссиясенең баш белгече Розалина Латипова. 

Рейд барышында балыкчыларга әлеге кагыйдәләр язылган памяткалар таратылды.


Нет комментариев