Район башкарма комитеты җитәкчесе һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү комиссиясе җитәкчесе Марат Кәримов район комиссиянең киңәйтелгән утырышын үткәрде.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Утырышта бик мөһим мәсьәләләр каралды, шуңа хакимиятнең утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар чакырулы иде.
Беренче көн тәртибе буенча чыгыш ясап, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Нияз Габдуллин маллардагы бруцеллоз авыруының бик куркыныч чир икәнен аңлатты. Кайбыч районы мисалында, чирнең беренче симптомнары күренүгә үк ветеринария табибларына мөрәҗәгать итүне таләп итте.
Нияз Габдуллин:
— Ходай Тәгалә, сакланганны гына саклармын дигән. Малларсыз калу фермер өчен генә түгел, шәхси хуҗалыклар өчен дә трагедия бит.
Олы кардан соң, су ташу булачагына шик. Әйе, җирдә туң катламы күп түгел, эрегән кар җиргә сеңәр кебек. Ә җылыту тиз һәм дәвамлы булса?!
Икенче көн тәртибе буенча чыгыш ясаган шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров язгы ташу чорына әзерлек чаралары хакында сөйләде.
Марат Кәримов:
— Быел традицион су басу зонасына керүче авылларда гына түгел, бар оешма, предприятиеләрдә сак булырга һәм кыска вакытлы гадәттән тыш хәлләрне бетерергә әзер торырга кирәк!
Комисмия эшендә катнашкан һәркем бу кисәтүне бөтен җаваплылык белән кабул итәр дип ышанабыз.
Нет комментариев