Минзәлә районында яшәгән хатын-кыз М-7 трассасында авариядә һәлак булды
Редакциягә билгеле булганча, һәлак булган хатын-кыз Югары Тәкермән авылында яшәгән, аның өч баласы калган.
Минзәлә районында М7 трассасында автобус һәм «Лада» автомобиле катнашында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 37 яшьлек хатын-кыз «Лада» руле артында каршы як полосага чыгып, ПАЗ автобусы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән шул урында ук вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев