Кичә Анна Евграповага 90 яшь тулды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районы Кадрәк авылында гомер итүче юбилярны котларга «Туганайлар» фольклор ансамбле (җитәкчесе — Фирдания Сафиуллина) килде. Алар Анна апага иң изге теләкләрен әйтеп, матур җырларын башкардылар, бүләкләр тапшырдылар.
Шулай ук юбилярны котлауда Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин, мәктәп директоры Энҗе Нәбиуллина да катнаштылар.
Нет комментариев