Минзәлә районында  никахлашу турында беренче акт теркәлде
Көн темасы

Минзәлә районында никахлашу турында беренче акт теркәлде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел безнең илдә Гаилә елы дип игълан ителде.

Район ЗАГС бүлегендә 2024 елның 12 гыйнварында никахлашу турында актның беренче язмасы теркәлде.
Бу көнне яңа елда беренчеләрдән булып Николай һәм Жанна язылышты. Бәхетле яшь парларны туганнары һәм якыннары гаилә тормышының башлануы белән котладылар.
Шулай ук бу көнне Минзәлә районы ЗАГС бүлегендә тагын ике пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырды.


Нет комментариев