Минзәлә районында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре яңа китаплар тәкъдир иттеләр
Чара җанлы әңгәмә рәвешендә үтте
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районы Әтрәкле авылында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре белән очрашу булды.
— Мәдәният йортында үткән чарага үзебезнең Әтрәкле һәм күрше-тирә Татар Мөшегесе, Иске Иркәнәш авылларында яшәүчеләр килде. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре үзләренең хезмәтләре белән таныштырдылар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» Әтрәкле мәдәният йорты директоры Әлфисә Гәрәйханова.
Тарих фәннәре кандидаты, яңа тарих бүлеге мөдире Хәлим Абдуллин Көнбатыш Урал буе татарларына багышланган китаплар турында сөйләде.
Тарих фәннәре кандидаты, доцент, иң яңа тарих бүлеге мөдире Илнара Ханипова «Календарь Победы: Татарстан и татары в годы Великой Отечественной войны» һәм «Духовное управление мусульман в годы войны.1941-1945 гг.» монографиясен тәкъдим итте. Очрашу азагында галимнәр әлеге һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты әзерләгән башка басмаларны, Әтрәкле авылы китапханәсендә һәм «К. А. Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта гомуми белем бирү мәктәбенә тапшырдылар.
безнең өстәмә
Очрашуга килгән тарихчылар — үзебезнең якташларыбыз. Хәлим Абдуллинның әнисе ягыннан нәсел җепләре Әтрәкле авылына барып тоташа. Әтисе, Мөслим районы Красный Яр авылы имамы, туган як тарихын өйрәнүче Миңнулла Абдуллин да Әтрәкледәге очрашуга килде. Узган 2025 елның октябрендә Минзәлә районы делегациясе Миңнулла Абдуллинның танылган татар дин галиме Шаһиәхмәд хәзрәт Әс-Симәкигә багышланган китабын тәкъдир итү кичәсендә катнашкан иде. Әлеге китапта Минзәлә районы авылларына кагылышлы тарихи мәгълүматлар да бар.
Илнара Ханипованың исә нәсел һәм туганлык җепләре Имәнле (1970 елларында юкка чыккан), Иске Иркәнәш авылларына барып тоташа. «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә ул китапханәләр мөрәҗәгать белән чыкканда, аларга да ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты әзерләгән китаплар кайтарту мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев