Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында Ватаныбызның чын патриоты Артём Захаров белән хушлаштылар

Аны соңгы юлга Иске Маҗын авылында озаттылар

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”

Артём Захаровны соңгы юлга озатырга Иске Маҗын, Юртау авыллары гына түгел, ә тирә-як авыллар халкы, бик күп шәһәрдәшләребез җыелды. Хушлашу мәрасиме Иске Маҗын авылының мәдәният йорты каршында үтте.

Хәрби оркестр уйнавы астында кешеләр күз яшьләрен тыя алмадылар. Һәлак булган авылдашы белән хушлашу, аның якыннары  белән югалту ачысын уртаклашу өчен  Иске Маҗынга  меңләгән  кеше җыелды.

Каһарманны бакыйлыкка озату мәрасименә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутаты Азат Хамаев, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, оркестр белән курсантлар, Артёмның туганнары, дуслары, классташлары, дин әһелләре һәм авылдашлары килгән иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов  матәм митингын ачып:

- Артёмның, туганнарының, якыннарының, аеруча, әнисе Елена Владимировнаның әлеге олы кайгысын уртаклашабыз. Сез улыгызны чын герой, патриот итеп тәрбияләп үстергәнсез! - диде.

Азат Хамаев үз чыгышында республика җитәкчелеге һәм шәхсән үзе исеменнән һәлак булган батырның гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.

Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров хәрбинең әнисенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашып: “Сезне юатырлык сүзләр табып булмый. Яшьләребез Артёмга тиңләшсеннәр, яхшы укысыннар һәм аннан үрнәк алып үссеннәр. Батыр ул үстергән Захаровның әнисенә рәхмәт! Сезнең алда мин баш иям. Артём хәрби антына, ата-бабаларыбыз рухына  тугры калып, илебезне саклап, геройларча һәлак булды китте” , - диде. Артёмның әнисе Елена Владимировнага Батырлык орденын тапшырды.

Артём белән хушлашырга аның 2 атналык отпускка кайткан хезмәттәшләре дә килгән иде. Алар Артёмның хезмәттәшләре арасында нинди ышанычлы иптәш һәм чын дус булуын, хәрби бурычларны куркусыз үтәвен билгеләп үттеләр.

Артём Минзәлә шәһәрендә   өч бала арасында уртанчы бала булып дөньяга килә. Артём әнисе тәрбиясендә батыр, корычтай холыклы, тыйнак һәм киң күңелле егет булып, һәрдаим аңа булышып үсә. Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордов исемендәге Минзәлә кадет интернат-мәктәбендә белем алганнан соң, бераз Яр Чаллы шәһәрендә эшләп ала. Аннары армия сафларына алына ике ел контракт буенча кайнар ноктада хезмәт итә. Махсус операциягә киткәнче, Яр Чаллы шәһәренең бер оешмасында эшли. 2022 елның 24 нче сентябрендә 24 яшендә Украинага махсус хәрби операциягә китә. Киткәндә, ул әнисенә: “Әгәр мин бармасам, Ватанны кем яклаячак?”-ди.

Артём 18 нче мартта һәлак була. 

Артёмны Иске Маҗын авылы зиратында бабасы Владимир Шимановский кабере белән янәшә җирләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев