Минзәлә районындагы 18 баланың Кыш бабайга язган теләкләре тормышка ашты
Көн темасы

Минзәлә районындагы 18 баланың Кыш бабайга язган теләкләре тормышка ашты

Әлеге теләкләр инвалидлар ункөнлегендә районда узган хәйрия марафонындагы «Теләкләр чыршысына» язып эленгән иде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

«Теләкләр чыршысы» — ул районыбыздагы бик матур традиция. Инвалидлар ункөнлегендә менталь тайпылышлары булган балалар Кыш бабайга хат язалар. Комплекслы социаль ярдәм күрсәтү белгечләре исә аны чыршыга элә. Марафон көнне теләге булган һәркем әлеге чыршыдагы балаларның хатларын ала. 

Быел «Теләкләр чыршысына» 18 хат эленгән иде. Бүген балалар сәнгат мәктәбендә хат язучы егет һәм кызлар, аларның әти-әниләре, балаларның хыялларын тормышка ашыручы тылсымчылар Яңа ел бәйрәменә җыелды.

 Район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова килгән кунакларны Яңа ел белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Комплекслы социаль ярдәм күрсәтү (КСЦОН) бүлеге белгечләре балаларга әкияти тамаша күрсәтте. Бәйрәм ахырында Кыш бабай роленә кергән җитәкчеләр балаларга хатта сорап язган бүләкләрен тапшырдылар. 

Рузалия, Ваняның әнисе:

—Без бу чарада беренче елын гына катнашабыз. Бәйрәм бик нык ошады. Безнең балаларга шундый бүләкләр ясаган, матур Яңа ел тамашасы күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт. 

Ралина Хамматова, «Алдынгылар» хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе рәисе:

—"Теләкләр чыршысы" акциясендә быел беренче тапкырын гына катнашам. Мин бүген тылсымчы ролендә Ләйсән исемле кызның теләген тормышка ашырдым. Аның рәхмәтен ишетү, елмаюын күрү үзем өчен дә бик рәхәт булды.


Нет комментариев