Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының Аю мәктәбе спорт залында районара көрәш турниры үтте

Ул авылда, шулай ук үзе эшләгән Чаллыдагы эчке эшләр органнары коллективлары арасында да күп тапкырлар Сабантуйлар чемпионы- Мөҗәһит Латыйпов исемен йөртәчәк.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә — информ)

Турнирны Мөҗәһит Латыйпов исеме белән атау инициативасын районның көрәшчеләр клубы җитәкчесе Рәмзил Бәдриев күтәргән. Ул үзе дә Аю мәктәбен тәмамлаган кеше.

«Башта бу тәкъдимне ишеткәч, уңайсыз булып китте. Безнең нәселдә көрәштә иң танылганы син дигәч, горурланып риза булдым. Көрәшчеләр нәселе дәвам итә. Энекәшем Таһирның малае Динар өметле көрәш күрсәтә. Ул Рәмзил абыйсына шәһәргә тренировкага йөри», — дип сөйләде «Минзәлә- информ» хәбәрчесенә Мөҗәһит Латыйпов.

Турнирга Актаныш, Сарман, Тукай районнарыннан, Чаллы шәһәреннән кырык көрәшче килде. Иң күбесе үзебезнең район яшүсмерләре — унсигез.

Турнирны ачу тантанасында Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов, Аю мәктәбе директоры Фәнзир Фәррахов, районның спорт һәм яшьләр эшләге бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, химаяче буларак катнашкан, «Якты юл» совхозында озак еллар директор булып эшләгән Рифкать Нуриевның кызы Динә Елизарова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев ярышта катнашучыларны сәламләү сүзләре белән чыктылар.

60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында призлар минзәләлеләрдә — Рүзил Вәлиев, Камил Сафин, Егор Юнзель.

40 килога кадәр призларда- Адель Хәмәдуллин һәм Радмир Фаисов.

75 килога хәтле призлы урыннарны Динар Латыйпов белән Илнур Габдуллин алды.

Әйткәнемчә, һәр катнашучыга 500 сум бирүдән тыш беренче урынны алучылар икешәр мең, икенче- 1500, өченче- 1000 сумлык призга ия булды.

Ярышлар арасында мәктәп коллективы һәр көрәшчене тәмле ашлар белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев