Минзәлә районының Куян авылында Бәдриевларга — Рафаил һәм Фәез — мемориаль такта ачу тантанасы булды
Туган нигез буларак сайланган милек- йортка Бәдриевлар нәселе, чакырылган кунаклар җыелды..
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Минзәлә мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт нигездә азан яңгыратты, районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков район башлыгы Айдар Салахов исеменнән зур вакыйга белән котлады, Бикбау җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина, ветеран көрәшче Мәүләү Закиров, Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина бу шәхесләр хакында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Фәез аганың улы Марат һәм Рафаил аганың оныгы Фәизә җырлары белән мәйдан тоттылар.. Фәизәнең исеме турындагы тарих минем өчен яңалык булды.. Бу хакта газетага материал язганда хәбәр итәрмен..
Кемнәр соң алар Рафаил һәм Фәез Бәдриевлар..
Рафаил Зәйнетдин улы Бәдриев (05.01.1937 — 02.10.2004) Минзәлә районының Куян авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ул «Көрәш» милли көрәш буенча спорт мастеры була һәм Татарстан һәм РСФСР чемпионы статусына ирешә.
Бәдриев Фәез Зәйнетдин улы (19.12.1938 — 17.01.2001) Минзәлә районының Бикбау авылында колхозчы гаиләсендә туа. Татарстан АССРның атказанган артисты (1982 ел) , ТРның халык артисты (1994 ел ). Сабир Өметбаев исемендәге театр артисты Фәез Зәйнетдин улы Бәдриев хөрмәтенә куелган мемориаль такта инде икенчесе. Беренчесе Минзәләдә Изыскательләр урамындагы 3 нче йортта Татарстанның халык артистлары Фаез Зәйнетдин улы һәм аның хатыны Илүсә Миңнеәхмәт кызы Бәдриева хөрмәтенә куелган.
Әлеге зур вакыйганы оештыруда башлап йөргән Рәмзил Бәдриев (Рафаилның малае) әйтүенчә, нәселдә 150 кеше санаганнар.. Барысы да танылган булмаса да, алар алты бала булган бит..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев