Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү Республика көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасында булачак.
Конкурс физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр арасында түбәндәге номинацияләр буенча үтә.
1. «Иң матур чәчәклек». Әлеге номинациядә катнашучылар 4 категориягә бүленә:
-балаларга белем бирү учреждениеләре;
-уку йортлары: урта махсус белем бирү йортлары, мәктәпләр, интернат-мәктәп;
-бюджет оешмалары;
-шәһәр предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр.
2. «Минем чәчәкле йортым» номинациясендә күпфатирлы һәм шәхси йорт яннарындагы чәчәклекләр, клумбалар, палисадниклар катнаша ала. Ул ике категориягә бүленә: шәхси йортлар һәм күпфатирлы йорт ишегаллары.
Җиңүчеләрне комиссия билгели.
Конкурста катнашу өчен чәчәклекләрне фотога төшереп һәм адресны күрсәтеп 28 августка кадәр 89274766793 телефон номеры аша (ватсап) шәһәр Советының баш белгече Зарина Шакировага яки Sovet.Goroda@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
Фотода Атлар мәйданындага күпфатирлы йортта яшәүче Ольга Гарнышева үстергән чәчәклек.
Нет комментариев