Минзәлә шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә отпускка кайткан мобилизацияләнүче катнашында Батырлык дәресе узды
Очрашуда 6-9 сыйныф укучылары катнашты
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ике атналык ялга кайткан мобилизацияләнүче катнашында Батырлык дәресе узды.
Укучылар белән очрашуда чыгыш ясаганда, мобилизацияләнгән якташыбыз балаларны Ватаныбызның чын патриотлары булып үсәргә һәм тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә, заманча технологияләрне үзләштерергә өндәде.
- Илебезнең киләчәге яшьләр кулында, илебезне яратыгыз, данлыклы каһарман ата – бабаларыгызга лаеклы алмаш булып үсегез, - диде ул, - дип хәбәр иттеләр 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев