Минзәлә шәһәренең 2нче урта мәктәбе укучылары волонтерларлык эшчәнлегенә кушылды
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 2нче урта мәктәбе укучылары волонтерларлык эшчәнлегенә кушылды

Язгы каникул вакытында балалар эшсез утырмыйлар, ә волонтерларга ярдәм итәләр.

Шушы көннәрдә Минзәлә шәһәренең 2нче урта  мәктәбенең икенче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Надежда Бочкарева белән «Поддержим наших Мензелинск-Мензелинский район» волонтерлары офисында булдылар. Алар «Вкус дома Минзелинск» волонтерлар төркеме белән очраштылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры ашны пакетларга тутыруда катнаштылар. 
Волонтер Рузилә балаларны волонтерлык эшчәнлеге белән таныштырды. Чара ахырында волонтерлар Земфира апа пешергән татлы прәннекләр белән сыйландылар. Земфира Тукай районы Кенәз авыл җирлегендә яши. Ул төрле рәсемнәр белән бизәлгән баллы прәннекләр пешерә. 


Икенче сыйныф укучылары волонтерлар янына буш кул белән килмәделәр, алар геройлар өчен күчтәнәчләр дә алып килделәр. 
Волонтерларга ярдәм итәргә теләүчеләр яшелчә, продукцияне Минзәлә шәһәре, Октябрь урамы, 6 йорт адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына («Чиста шәһәр» МУП бинасы) китерә ала.


Нет комментариев