Минзәлә шәһәренең гимназия укучылары «Шәрип Шәймиев музей-йорты» нда экскурсиядә булдылар
Бүген, 20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның туган көне.
Гимназиянең 3Б һәм 4Б сыйныф укучылары, директор киңәшчесе Диләрә Федотова һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гузәлия Хамматова җитәкчелегендә, беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган көне уңаеннан, Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан "Шәрип Шәймиев музей-йорты«нда экскурсиядә булдылар.

Балаларга «Туган як музее» экскурсоводы, фәнни җитәкче Айгөл Ибатуллина Минтимер Шәймиевның балалык чорыннан бүгенге көнгә кадәр үткән тормыш юлы турында күп мәгълүмат җиткерде. Укучыларга бигрәк тә каралы-аклы телевизор, пластинкалы проигрыватель, чыбыклы телефон һәм зур Коръән китабы ошады. Янадан укучылар «Бабайда кунакта» паркында ял иттеләр.
Фотолар гимназия сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев