Минзәлә үсмерләре волейбол турнирында чирек финалга чыкты
Көн темасы

Минзәлә үсмерләре волейбол турнирында чирек финалга чыкты

2009-2010 елгы үсмерләр арасындагы волейбол буенча Татарстан беренчелеге Минзәләдә үтә.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Авыл районнарыннан килгән уналты команда дүрт төркемгә бүленеп көч сынашты.

Безнекеләр туп аермасы белән генә төркемдә икенче урынны алды һәм иртәгә сәгать тугызда Алабуга командасы белән чирек финалда уйнаячак. Ярым финалга үтү өчен үсмерләргә,бүген күңелләрен төшермичә ял итәргә һәм бөтен булган осталыкларын туплап туп сугасы була.Теләче командасына ике партия оттыру арыганлык билгесе генә дип өметләник.


Нет комментариев