«Ялкын» яшьләр үзәгендә узган түгәрәк өстәлне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров алып барды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
«Умиление» үзәге вице-президенты һәм психологы Аида Фиогбе, районның төрле ведомстволар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында узган түгәрәк өстәл утырышында абортларны булдырмау, бу адымга барырга ниятләгән хатын-кызларга булышу юлларын эзләделәр. Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау буенча мәгариф, мәдәният, социаль яклау бүлеге, «Ялкын» яшьләр үзәгендә башкарылган чаралар хакында җитәкчеләр доклад белән чыгыш ясады.
Балага узган һәр хатын-кыз иң беренче эш итеп табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Минзәлә районы үзәк хастаханәсендә гаиләне планлаштыру кабинеты белән бергә абортка кадәрге консультация кабинеты да бар. Анда төрле сәбәпләр аркасында аборт ясатырга карар кылган хатын-кызларга психологик ярдәмне психолог Айгөл Зайцева күрсәтә.
Минзәлә районы үзәк хастахнәсенең баш табиб урынбасары Наил Асадуллин даруханәләрдә баланы төшертүче препаратларның ирекле рәвештә сатылуы һәм аларны тыярга кирәклеге хакында әйтте. Әлеге препаратларны үз белдекләре белән кулланганнан соң хатын-кызларда төрле өзлегүләр килеп чыгу куркынычын кисәтте.
Район башкарма комитетының опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Эльвира Умарова бала үстерү өчен уңайлы торак шартлары һәм матди мөмкинлекләре булмый торып, төрле ирләрдән бала табучы аналар һәм аларның балалары өчен борчылуын белдерде.
Аида Фиогбе презентация ярдәмендә «Умиление» үзәге эшчәнлеге турында сөйләде, безнең районда яшәүче йөкле хатыннарга да булышырга әзер булуларын белдерде.
— «Умиление» үзәге авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатыннарга, ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшли, — диде Аида Владимировна. — Татарстанда «Плюс бер» проектын да тормышка ашырабыз. Ул абортларны профилактикалау юлы белән балалар тууны арттыруга юнәлдерелгән. Аның кысаларында йөклелекне өзәргә җыенган хатын-кызларны әлеге ниятләреннән баш тартырга күндерү һәм сабыйның гомерен саклап калу максатындагы консультацияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә, — диде ул.
Татарстанда авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен кайнар линия телефоны эшләвен дә хәбәр итте Аида Фиогбе. Мөрәҗәгать итү өчен номер 8(800) 100 48 77. Аноним рәвештә дә шалтыратырга мөмкин.
Нет комментариев