Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә авыл хуҗалыгы көненә багышланган рәсем конкурсына йомгак ясалды

Конкурс халыкара педагог-Рәссамнар берлеге чаралары исемлегенә кертелгән

Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында авыл хуҗалыгы көненә багышланган «Минем яраткан авыл төбәгем» балалар иҗатының 2 муниципаль конкурсына йомгаклар ясалды.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурска 120 эш тәкъдим ителгән. Шулардан 42 эш төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. 

— Әлеге конкурс катнашучыларның күзаллауларын киңәйтергә, яшерен талантларын ачарга ярдәм итә. Без бүген яшь рәссамнарыбызның нинди матур картиналар ясаганын күрәбез, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, чарада катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп.

Аерым рәхмәт сүзләре конкурсны уздырганда иганәчелек ярдәме күрсәткән «Заиковский» ҖЧҖ коммерция директоры Салават Фәттаховка әйтелде.

Салават Фәттахов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Барлыгы 3 нче дәрәҗә 12 Диплом, 2 нче дәрәҗә 16 диплом һәм 12 1 нче дәрәҗә диплом тапшырылды. Иҗади якын килүе һәм эшне профессиональ башкаруы өчен Гран-прины Ләйлә Шакирова алды. 

Чарага йомгак ясап, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга Краснова конкурсны уздыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм яшь рәссамнарның киләсе елларда да анда теләп катнашачагына ышаныч белдерде.

Бүләкләү тантанасы яшь талантлар — Балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев