Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә ял итәргә урын күп: боз сараенда тимераякта шуарга мөмкин, мәдәният сараенда исә Антипин концертын карарга

Яңа ел каникулларында Минзәләдә кайда һәм ничә сумга ял итеп була — алдагы материал шул хакта.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Өйдә яки кунакта Яңа елны мул табын артында каршылап, берничә көн телевизор экраннарында барган тапшыру һәм фильмнарны карап яткач, кешеләр актив ял турында уйлый башлый. Минзәләдә текә чаңгы һәм чана таулары, зур аквапарклар булмаса да, җыелган калорияләрне яндырып, хәрәкәтләнеп кайту өчен спорт корылмалары да, мәдәни азык җыю урыннары да җитәрлек.


Чаңгыда шуу өчен бик салкын яки буранлап торган көннәрдә «Юность» боз сараена барып тимераякта шуарга мөмкин. Ләкин анда барыр алдыннан расписание белән алдан танышырга кирәк. Бу мәгълүматны алар үзләренең Вк төркемнәрендә даими урнаштырып тора. Үз тимераягың белән 1 сәгать шугалакта шуу өчен балаларга 70 сум, ә зурларга 80 сум түләргә кирәк булачак. Шулай ук биредә тимераяклар прокаты да эшли: боз сараеннан прокатка алынган тимераяк белән шуу балалар өчен 80 сум, зурларга — 100 сум.


Концертка йөрергә яратучылар да мәхрүм калмаячак Яңа ел ялларында. Район мәдәният сараенда Адрей Антипинның сольный концерты узачак. Билет бәясе — 300 сум. Концерт хакындагы тулырак мәгълүматны шулай ук район мәдәният йортының социаль челтәрдәге афишасы аша алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев