Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә ял итәргә урын күп: театрда артистлар спектакль күрсәтә, кинотеатрда премьералар бара

Яңа ел каникулларында Минзәләдә кайда һәм ничә сумга ял итеп була — алдагы материал шул хакта.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Өйдә яки кунакта Яңа елны мул табын артында каршылап, берничә көн телевизор экраннарында барган тапшыру һәм фильмнарны карап яткач, кешеләр актив ял турында уйлый башлый. Минзәләдә текә чаңгы һәм чана таулары, зур аквапарклар булмаса да, җыелган калорияләрне яндырып, хәрәкәтләнеп кайту өчен спорт корылмалары да, мәдәни азык җыю урыннары да җитәрлек.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы да ял көннәрендә чиратлаштырып өлкәннәр һәм балалар өчен спектакльләр күрсәтә. Билет бәяләре 250-500 сум.
Гадәттә, Яңа елның беренче көнендә үк прокатка яңа кинофильмнар, мультфильмнар чыга. Хәзер инде зур экраннардан кино карыйм дип, күрше Чаллыга барып йөрисе юк. «Победа» (хәзер «Кинопланета» дип атала) кинотеатры бинасында ике зал заманча таләпләргә туры китереп ремонтланды, хезмәт күрсәтү яхшырды. Яңа фильмнарның бер сеансы өчен билет бәясе 400 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев