Районара ярышка атаклы көрәшчеләр килде
Минзәләдә көрәшчеләр династиясенә нигез салучы, РСФСР ның спорт мастеры Рафаил Бәдриев истәлегенә көрәш турниры старт алды.
Турнир ачылышында катнагучыларны, кунакларны «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин, ярышларның баш хөкемдары, Рафаил әфәнденең улы Рәмзил Бәдриев сәламләделәр. Быел инде өченче тапкыр үткәрелүче ярышның матур бер традициягә әйләнеп баруын билгеләп үтеп, Рафаил әфәнденең якты истәлеген хөрмәт итеп бирегә килүчеләргә рәхмәт әйттеләр.
Кунаклар арасында Рафаил абыйның балалары, туганнары белән бергә татар көрәше дөньясында киң танылган Айрат Гилаев, Рәкыйп Фәйзуллин, Фәрит Хәмәтдинов, Руслан Әюпов, Ренат Шәйхетдинов, Илнар Камалов та бар иде.
Әлеге ярышларда Актаныш, Минзәлә, Тукай, Сарман районнарыннан 32 яшь көрәшче бил алыша. Ярышларның нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез.
Нет комментариев