Чемпион һәм призерлар белән беррәттән, аерым номинацияләрдә иң көчле шахматчылар бүләкләнәчәк
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәләдә 2023 ел нәтиҗәләре буенча иң көчле шахматчыларны ачыклау максатыннан район чемпионаты бара.
Әлеге ярышта рейтинглары 1000 нән югары булган 30 дан артык шахматчы катнаша.
Нәтиҗәләр чыгарганда 1, 2, 3 урыннар белән беррәттән «Ветераннар», «Хатын-кызлар», «2013 елгы һәм аннан кечерәк катнашучылар» номинацияләрендә иң көчлеләр дә билгеләп үтеләчәк.
Турнир ачылганда район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, Балалар иҗат йорты директоры Рөстәм Ялаев, шахмат клубы җитәкчесе, турнирны оештыручы Азат Шагалиев әлеге спорт төренең районда тагын да популярлаша баруын билгеләп үттеләр, алга таба планнар белән таныштырдылар.
Нет комментариев