Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә участок сайлау комиссияләре өчен укулар үткәрелде

17 февральдән 7 мартка кадәр сайлаучыларга адреслы мәгълүмат бирү башкарылачак

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы хакимиятенең утырышлар залында участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укулар узды. Уку кысаларында Россия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясенә ИнформУИК проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерелде.

— Участок сайлау комиссияләре әгъзаларына 17 февральдән 7 мартка кадәр мобиль кушымта ярдәмендә сайлаучыларга Президент сайлауларын әзерләү һәм үткәрү турында адреслы мәгълүмат бирергә кирәк, — дип хәбәр итте Минзәлә районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова.

Аның сүзләренчә, кушымта сайлаучыларның сайлау срогы һәм тәртибе турында мәгълүматлылыгын арттырырга, шулай ук участокта сайлаучылар исемлеген тәгаенләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Уку вакытында РФ Президентын сайлауларда тавыш бирү турында гаризалар кабул итү тәртибе турында искә төшерделәр. Гаризалар территориаль сайлау комиссиясендә 29 гыйнвардан 11 мартка кадәр (Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 йорт, каб. 212, тел.2-33-43) һәм 6-11 мартта участок сайлау комиссияләрендә кабул ителә.

Шулай ук сайлау участогына җитди сәбәпләр аркасында килә алмаган гражданнар өчен өйдә тавыш бирү үткәрү мәсьәләсе каралды.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президентын сайлаулар 2024 елның 15-17 мартында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев