Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә үзәк чыршы ачылышында иң яхшы Кыш бабайларны һәм Кар кызларын бүләкләделәр һәм еланнар биюен башкардылар

Район мәдәният сарае артистлары, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр матур номерлар әзерләделәр

Минзәләнең Муса Җәлил паркында Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды.

Бәйрәмгә килүчеләрне котлап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов кыскача гына узып баручы елга йомгак ясады, шулай ук барысына да күңел тынычлыгы, иң изге теләкләренең тормышка ашуын теләде.

— Алдагы планнарыбыз, өметләребез тормышка ашсын, — дип билгеп үтте ул.

Бәйрәм бүләкләүләр белән үрелеп барды. «Кыш бабайлар һәм Кар кызлары котлавы» конкурсында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын − 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

2 урын — «Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»

3 урын — Татар Мөшегесе авыл мәдәният йорты

Жюри призы — Анна Колесникова һәм Евгения Алексеева («Поддержим наших. Мензелинск» волонтерлары).

Быел иң яхшы Яңа ел бизәлешенә традицион конкурсның кем җиңүчесе булуы турында без аерым материалда хәбәр итәбез.

Чара өчен бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Районның яшь артистлары башкаруында кечкенә еланнар биюе беркемне дә битараф калдырмады. Яшь барабанчыларның, район мәдәният сарае артистларының чыгышлары да тамашачыларга бик ошады.

Балалар, алар белән бергә әти-әниләре, әби-бабайлары да, бәйрәмгә килгән Кыш бабайлар һәм Кар кызларын зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм, әлбәттә, рәхәтләнеп чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөреп чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев