Минзәләдә Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан митинг үтте
Чара уку йортлары, оешма-учреждение вәкилләре катнашуында узды.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
23 февраль — Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан әлеге истәлекле датага багышланган митинг Минзәләнең Җиңү паркында үткәрелде.
— Әлеге бәйрәм көннәрендә без Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, армиядә хезмәт иткән чын ир-егетләребезне хөрмәтлибез. Үсеп килүче буынны сезнең үрнәктә илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләргә бурычлыбыз, — дип билгеләп үтте үз чыгышында Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева.
Илебез өчен яу кырларында башларын салган геройларны бер минутлык тынлык белгә искә алгач, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев